Чаллы язучылары иҗаты буенча интерактив уен (0+)

17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сәйлән» клубы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язучылар Ф.Сафин һәм Ә.Ситдыйкова иҗатлары буенча интерактив уен үткәрде.   

IMG-20210326-WA0008
IMG-20210326-WA0005
IMG-20210326-WA0007
IMG-20210326-WA0006

Чараны алып баручы балаларны язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аларның туган телгә һәм туган як табигатенә багышланган шигырьләрен укыды. Шуннан соң яшь китап сөючеләр «Сабантуй салават күпере» викторинасында актив катнашты һәм тәкъдим ителгән башваткычны җиңеллек белән җиңеп чыкты. Балалар зур кызыксыну белән Факил Сафинның «Шырпы» китабы белән танышты, андагы җәнлекләрне чагыштырды, алар арасындагы аермаларны тапты, шулай ук төлкегә тузан суырткычы кушылганмы юкмы икәнен белергә ярдәм итте. 
Чара язучының «Ләлә белән Арслан» әсәре буенча презентация карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: